news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында сайлауларга иң беренче булып балыкчылар килгән

Питрәчтә яшәүче Вазыйх Вәлитов белән Рашат Сәйфетдинов 2402нче номерлы сайлау участогына якшәмбе иртәсендә килгәннәр.

Питрәч районында сайлауларга иң беренче булып балыкчылар килгән
«Питрәч-информ»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). Бүген Питрәч районы үзәгендәге мәктәптә урнашкан сайлау участогына иң беренче булып балыкчылар килгән. Бу хакта район басмасы яза.

Питрәчтә яшәүче Вазыйх Вәлитов белән Рашат Сәйфетдинов 2402нче номерлы сайлау участогына якшәмбе иртәсендә бер үк вакытта диярлек килде. Аларны уртак мавыгу — балыкчылык берләштерә.

Вазыйх Вәлитов балыкка бүген иртәнге сәгать 5тә үк чыгып киткән. «Саф һава суладым, табигать матурлыгына хозурланып утырдым, балык кына эләкмәде. Кайттым да, киенеп сайлауга барырга булдым. Соңрак, бәлки кабат балыкка китәрмен әле», — ди балыкчы.

Рашат Сәйфетдинов балыкка киләсе атна уртасында гына барырга уйлый икән. Бүген исә тавыш бирергә сайлау участогының ачылышына ук диярлек килеп җиткән. «Гражданлык бурычымны үтәдем. Хәзер тынычлап башка эшләргә дә тотынырга була», — диде ул.

Лаеклы ялдагы ир-атлар инде 40 елдан артык балык тота. Җәй айларында елга-күлләргә көймәдә чыксалар, кышын балыкчылар кирәк урынга кар машинасында бара. Сүзләренә караганда, балыкның күпләп эләгүе балыкчылар өчен мөһим дә түгел. Әлеге мавыгу алар өчен иң беренче чиратта күңел рәхәтлеге, ял бирә, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100