news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Матвиенко барлык блокадачыларга да 50 мең сум акча бирү турындагы карарны бәяләде

Якшәмбе көнне Федерация Советы спикеры Санкт-Петербургта Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Ленинград блокадачыларына 50 мең сум акча бирү турындагы карары – аларга карата җитди игътибар билгесе, дип саный Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко. Бу хакта «Российская газета» яза.

Дәүләт башлыгы элегрәк федераль ташламалардан файдаланучылар һәм шәһәр күләмендә әлеге категориягә тиңләштерелгән барлык кешеләрне дә кертеп, барлык блокадачыларга Тормыш юлы ачылуның 80 еллыгы уңаеннан 50шәр мең сум акча түләргә кушкан иде.

«Без камалышның нәрсә икәнен яхшы беләбез. «Ленинград оборонасы өчен» медале һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесе артында моны кичергән кешеләрнең тиңдәшсез батырлыгы тора. Минем уйлавымча, моның Тормыш юлы ачылуның 80 еллыгында эшләнүе бик вакытлы һәм дөрес булды», - диде Матвиенко журналистларга.

Якшәмбе көнне Федерация Советы спикеры Санкт-Петербургта Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде.

Сенатор фикеренчә, Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов камалыштагы Ленинградта дүрт айдан азрак яшәгән кешеләргә дә төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирү турында карар кабул итеп бик дөрес эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100