news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә сайлаулар белән бергә экологик акция дә уза

Сайлау көннәрендә Әлмәт халкы «Сакчыл Әлмәт» экологик акциясендә катнаша ала. Аны үткәрү нокталары сайлау участоклары янында урнашкан.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Әлмәт шәһәрендә сайлаулар белән бергә экологик акция дә уза. Шәһәр халкы сайлау участоклары янында урнашкан махсус урыннарда иске батарейка һәм пластик капкачлар тапшыра ала. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Сайлау көннәрендә Әлмәт халкы «Сакчыл Әлмәт» экологик акциясендә катнаша ала. Аны үткәрү нокталары сайлау участоклары янында урнашкан.

Әлеге акция 18 сентябрьдә шәһәрдә узган йөгерешчеләр өчен оештырылган булган. Анда катнашучыларга иске батарейка һәм пластик капкач тапшыручыларга яшел беләзекләр бирелгән, соңыннан аларны махсус бүләкләргә алыштырып булган.

Волонтерлар әйтүенчә, акциянең асылы — шәһәр халкына батарейка һәм пластик капкачларның экология өчен зыянлы булуын, шуңа да аларны кабат эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеге барлыгын искә төшерү. Оештыручылар якын киләчәктә күпчелек кешенең чүп-чарны аерып җыя башлавына да өмет белдерә.

«Пенсионерлар да, балалар да, әниләр дә китерә. Гаиләсе белән килүчеләр дә бар», — дип сөйләде «Сакчыл Әлмәт» штабы волонтеры Алина Горкавенко. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашкан, диелә әлеге хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100