news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы Яңа Үргәагар авылында сайлауга килгән математика укытучысын котлаганнар

Хәзерге вакытка участокта 85 процент сайлаучы тавыш биргән.

Әлки районы Яңа Үргәагар авылында сайлауга килгән математика укытучысын котлаганнар
«Әлки хәбәрләре»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мардегалләмова). Бүген Әлки районы Яңа Үргәагар авылында сайлауга килгән математика укытучысы Рамилә Җәләлованы туган көне белән котлаганнар. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Хезмәт ветераны Рамилә апа 4 дистә елга якын гомерен балаларга математика фәнен укытуга биргән. Тәҗрибәле, тирән белемле, актив укытучыны Нәби Дәүли исемен йөрткән гимназия коллективы, балалар, ата-аналар бик хөрмәт итә. 750нче участокта Рамилә Җәләлованы чәчәкләр, бүләкләр белән котладылар.

«Күбебез Рамилә апа укучылары бит. Без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул безне төгәллеккә өйрәтте. Ә безнең эштә ул бик мөхим», — ди участок рәисе Энҗе Фәттахова.

Тулаем алганда, 750нче сайлау участогында тавыш бирү бәйрәм рухында бара. Гармунчы Әсфән Сибәгатуллин килгән халыкны җыр-моң белән каршв ала. Мәдәният хезмәткәрләре ачык йөз, тәмле коймаклар белән сыйлап озатып кала.

Хәзерге вакытка участокта 85 процент сайлаучы тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100