news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы Сугышлы авылында сайлаучылар өчен күргәзмә оештырылган

Күргәзмәгә бакчадан җыеп алынган төрле яшелчәләр куйганнар.

Лениногорск районы Сугышлы авылында сайлаучылар өчен күргәзмә оештырылган
«Заман сулышы»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск районы Сугышлы авылында сайларга килүчеләр өчен матур күргәзмә оештырылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Сугышлы мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр сайлау участогында матур күргәзмә әзерләгән. «Бакчадан яшелчә җыйганда, бәрәңге алганда, моның кирәге чыгар әле дип, үзенчәлекле формада үскән бәрәңге, чөгендерләрне гел җыя тордык. Әлеге „неформат“ яшелчәләрдән сайлауга күргәзмә оештырдык», — ди мәдәният йорты хезмәткәре Сиринә Галимова.

Күргәзмәдә үзенчәлекле яшелчәләрдән тыш, галәмәт зур кабак, алма, виноград, ташкабак бар. Шулай ук чигелгән кулъяулыклар, эскәтерләр, ашъяулыклар да урын алган. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган почмак та бар.

Сугышлыда халык Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнаша. Беренче көнне, 17 сентябрьдә халык шактый килгән. Тавыш бирергә күпчелеге иртәнге якта һәм төшкә таба күп килә икән. 17 сентябрь көнне иң беренчеләрдән булып сайлау участогына Рәмзия Ганиева килгән. Аңа 59 яшь. Озак еллар колхозда эшләгән.

«Еллар тыныч булсын, безгә пенсия биреп торсыннар дип сайлауга килдем», — ди ул.

Сайлау участогында барлык санитар таләпләр үтәлә, диелә әлеге хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100