news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Атабай авылында сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән

Сайлау участогына гаиләләре, балалары белән килүчеләр дә күп.

Лаеш районы Атабай авылында сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән
«Камская новь»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Кама ягы», Ольга Исаева). Лаеш районы Атабай авылында ике көндә сайлаучыларның 90 проценты тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Лаеш районы Атабай авылында урнашкан 1734нче сайлау участогында сайлауга килүчеләр саны аеруча югары.

2020 елгы Татарстан Президентын сайлау вакытында да биредә сайлаучыларның 98,99 проценты үз тавышын биргән булган. Ә 2019 елда — Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга 98,98 процент сайлаучы килгән.

Бу юлы да авыл халкы активлык күрсәтә. Тавыш бирүнең беренче ике көнендә әлеге участокта теркәлгән сайлаучыларның 90 проценты гражданлык бурычын үтәгән инде. Сайлау участогына гаиләләре, балалары белән килүчеләр дә күп, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100