news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кураловодан бертуган Афиногеновалар беренче тапкыр сайлауда катнашты

Сайлау участогына килү өчен кызлар гадәттәгедән иртәрәк уянган.

Кураловодан бертуган Афиногеновалар беренче тапкыр сайлауда катнашты
«Волжская новь»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Волжская новь», Наталия Бузунова). Югары Осланның Куралово авылы кызлары — бертуган Нина һәм Аня Афиногеновалар беренче тапкыр сайлауда катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Кызлар бу ялларда туган төбәкләренә якыннарын күрү өчен генә түгел, гражданлык бурычын да үтәргә кайткан. Бертуганнар сайлауга иртүк торып килгән.

Нина технолог белгечлеге үзләштерсә, Анна — булачак фельдшер. Икесе дә Куралово авылы мәктәбен тәмамлаган, җирле китапханәнең актив укучылары.

Участок сайлау комиссиясе рәисе Любовь Дряхлова яшь сайлаучыларны аларның тормышындагы мөһим вакыйга белән котлаган.

 «Сайлауда катнашу — ул илдә тынычлык, татулык һәм тотрыклылыкны саклауга сезнең керткән өлеш. Һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайнап, илнең патриотлары булуыгызны телим», — дигән ул. 

Афиногеноваларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100