news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында сайлауда бер гаиләнең өч буын вәкиле тавыш бирде

Комиссия вәкилләре Бикмөхәммәтовларның өлкән буын вәкилләре Мөсәллимә апа һәм Нурулла абый янына өйгә килгән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Лилия Нургалиева). Быелгы сайлауда Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында яшәүче Бикмөхәмәтовларның өч буыны катнашкан. Бу хакта район басмасы яза. 

Гаиләнең иң өлкән кешеләре — Мөсәллимә апа һәм Нурулла абыйга сайлау участогына барырга сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәгән. Шуңа да комиссия вәкилләре өлкән яшьтәгеләр янына өйләренә үзләре килгән.

«Муллыкта яшибез, йортларыбыз җылы, уңайлы, гаиләбездә тынычлык. Аллаһка шөкер, аңлашып яшибез. Пенсияне вакытында китереп торалар, балалар тәрбиясендә гомер кичерәбез. Олы яшьтә булсак та, күңелебез тыныч», — дип уртаклашкан Мөсәллимә апа.

Икенче буын — уллары Дамир белән киленнәре Нурия апа инде кичә үк тавыш биргән. Аларның сайлау комиссиясе җирле мәктәптә урнашкан.

Шулай ук гражданлык бурычын гаиләнең өченче буыны — яшь парлар Илназ белән Миләүшә дә үтәгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100