news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казандагы сайлау участокларында аниматорлар һәм уен мәйданчыклары эшли

Балалар программалары булган участоклар Казан мэриясе сайтында урнаштырылган.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Әти-әниләренә ияреп сайлауга килгән яшь казанлылар өчен кайбер участокларда мастер-класслар уздырыла, уен мәйданчыклары эшли.

Балаларны костюмнар кигән аниматорлар каршы алып, уенчыклар, буйый торган рәсемнәр куелган уен мәйданчыгына озата. Моннан тыш волонтерлар балалар өчен осталык дәресләре уздыра. Мисал өчен, әти-әниләр Дәүләт Думасының VIII чакырылышы депутатлары өчен тавыш биргән арада, алар балалар белән аппликация ясыйлар.

Республикада параллель рәвештә Азино һәм Студентлар округлары буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына һәм җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар уза. 19 сентябрь — өч көн барган сайлауларның соңгы көне.

Балалар программалары булган участоклар Казан мэриясе сайтында урнаштырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100