news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тиктокерлар сайлаучылар өчен видеога төшерү буенча мастер-класс үткәрде

Видео авторлары аудиториягә басым ясарга теләми, ә мисаллар аша кеше тавыш биргән яки үз сайлау хокукыннан файдаланмаган очракта нәрсә булачагын күрсәтә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда тиктокерлар Мәдәният институтында урнашкан сайлау участогында теләгән һәркем өчен видеога төшерү буенча мастер-класс үткәрде.

Аларның кайберләре югары уку йортларында белем ала, кайберләре инде укуын тәмамлаган. Бүген алар сайлау участогына үзләренең гражданлык бурычын үтәргә килде, шул рәвешле, үз сәхифәсенә язылучыларга үрнәк һәм илнең сәяси тормышында катнашуның мөһимлеген күрсәтте. Моннан тыш, тиктокерлар үз аудиторияләрен тавыш бирүгә җәлеп итү өчен кыска видеолар төшерә.

«Шаян формада кешенең игътибарын җәлеп итәргә мөмкин. Әйтик, әгәр сәясәтчегә кияүгә чыгарга телисең икән, нишләргә? Сайлауга килеп тавыш бир, сәяси тормышта катнаш, боларның барысы белән дә кызыксынып тор. Бездә аерым аккаунт бар – анда сайлауларга басым ясала», - дип белдерде Эмилия Кузнецова.

Ул билгеләп үткәнчә, видео авторлары аудиториягә басым ясарга теләми, ә мисаллар аша кеше тавыш биргән яки үз сайлау хокукыннан файдаланмаган очракта нәрсә булачагын күрсәтә.

«Кешеләр илдә берни дә үзгәрмәвенә зарлана, ә чынлыкта бу бары тик үзебездән генә тора», - диде Эмилия Кузнецова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100