news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кайбер сайлау участокларына эт белән килергә мөмкин

Сайлау участогында йорт хайваннары өчен су, ризык әзерләнгән.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда берничә сайлау участогы ачылды, анда тавыш бирүчеләр эт белән килә ала. Йорт хайваннары өчен биредә су, ризык әзерләнгән. Аларга хуҗасы белән сайлау участогы буенча йөрергә дә ярый.

Эт хуҗалары сайлауга Вахитов районындагы «Союз» (Моторная урамы, 31а йорты) яшүсмерләр клубында, Киров районындагы «Заречье» (Окольная урамы, 23нче йорт) балалар һәм яшүсмерләр клубында тавыш бирә ала. Яңа Савин районында мондый сайлау участогы Сибгат Хәким урамы, 46 нчы йортта, ә Совет районында Нардуган урамы, 45 нче йортта урнашкан.

17-19 сентябрьдә VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлавы үтә. Алар белән беррәттән Татарстанда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына — Азино һәм студентлар округы буенча, шулай ук җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар үткәрелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100