news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычның иң өлкән кешесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үтә.

Кайбычның иң өлкән кешесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты
"Кайбыч таңнары"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Луиза Сөнгатуллина). Кайбыч районының иң өлкән кешесе — Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш ветераны Зиннәт Заһидулин Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 

Бөек Ватан сугышының бар авырлыкларын үз күзләре белән күргән, кабат озак еллар буена финанс өлкәсендә эшләгән Зиннәт Заһидуллин сайлатырга килүчеләрне капка төбендә үк каршы алган. Үз тавышын биргәч, теләкләрен җиткергән. 

«Ил халкының бердәмлеге белән генә без Җиңү яулый алдык. Төрле милләт кешеләре бердәм булып яуга күтәрелде. Сугыш кырларында бүгенге матур тормыш өчен көршкән буын без. Алга таба да без алып кайткан җиңүне саклагыз! Бүгенгебез шундый матур, аның кадерен белик», — дигән сугыш ветераны.

Йөз яшенә кадәр сайлау участогына барып сайлаган Зиннәтулла Заһидуллинга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел өендә генә тавыш бирергә тәкъдим итте. Чөнки халык күп йөри торган урыннарда коронавирус йоктыру куркынычы зур, диелә әлеге хәбәрдә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100