news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Физик мөмкинлекләре чикле коляскалы блогер сайлауга үзе килгән

Руслан Галимов сайлауга килгәч инвалидлар өчен «Уңайлы мохит» программасының тиешенчә эшләмәвен билгеләп үткән.

(Казан, 19 сентябрь,"Татар-информ», «Яңа тормыш», Евита Саможенова). Аяклары авырту сәбәпле коляскада йөрергә мәҗбүр булган блогер Руслан Галимов быел сайлау участогына үзе килгән. Узган сайлауларда ул өйдә тавыш биргән булган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

«Быел участокка килеп тавыш бирәсе килде. Соңгы араларда өйдән еш чыгып йөри башладым, шәһәрдә уздырыла торган чараларда катнашам, көн әйбәт булганда урамда да йөргәлим. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырырга тырышалар. Әмма күп нәрсәләрне тиешенчә эшләп бетерәсе дә бар әле», — дигән ул.

Руслан Галимов әйтүенчә, кибетләргә керә торган җирдә пандуслар куелмаган, бордюрлар биек. Кыскасы, җитешсезлекләр аз түгел.

«Яңа җитәкчелектән „Уңайлы мохит“ программасының тиешенчә эшләнеп бетүен көтәм, башкалар ярдәменә мохтаҗ булган кешеләр турында күбрәк кайгыртсыннар иде. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу өчен чаралар оештырылуын көтәм, мин аларга бик теләп йөрер идем», — дигән Руслан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100