news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы башлыгы Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты

«Чистай районында сайлаучыларның активлыгы безнең халыкның илебез киләчәгенә битараф булмавын күрсәтә. Бу бик куандыра», — диде район башлыгы.

Чистай районы башлыгы Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты
"Чистай хәбәрләре" газетасы

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Боз сараенда урнашкан 2731 нче номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Әлеге сайлау участогына ул беренчеләрдән булып килгән.

«Чистай хәбәрләре» газетасы язганча, участокка кергәндә башлыкның температурасын үлчәгәннәр, перчатка һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка тапшырганнар. Бюллетеньнәрне алгач, сайлаучы тавыш бирү бүлмәсенә кергән.

Дмитрий Иванов Чистайдагы участокларда сайлаучыларның күп килүен сөйләде. «Чистай районында сайлаучыларның активлыгы безнең халыкның илебез киләчәгенә битараф булмавын күрсәтә. Бу бик куандыра», — диде ул.

Район башлыгы сүзләренчә, илдәге мондый мөһим вакыйгаларга җаваплы мөнәсәбәт кече яшьтән үк гаиләдә тәрбияләнә.

«Миңа 18 яшь тулгач, тавыш бирү хокукым барлыкка килде, мин шул ук елны сайлауларга йөри башладым. Без элек тә бөтен гаиләбез белән сайлау участогына бәйрәмгә килгән кебек бара идек. Ә инде үзең балигъ булгач, күп нәрсәнең үзеңнән торуын һәм синең тавышыңның мөһим булуын аңлыйсың», — диде Дмитрий Иванов.

2731 нче сайлау участогы күзәтүчеләре әйтүенчә, монда тавыш бирү беренче көннән үк актив башланган, кешеләр иртәдән үк килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100