news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле пенсионерлар: «Сәяси чарадан яхшылык өмет итәбез»

«Иң мөһиме - сугышлар булмасын», — дип тели өлкәннәр.

Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле пенсионерлар: «Сәяси чарадан яхшылык өмет итәбез»
"Шәһри Чаллы"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле Фәридә һәм Хәкимҗан Гайнетдиновлар сайлауга килгән. Алар әлеге сәяси чарадан бары тик яхшылык өмет итүләрен белдерде. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.

«Икебез дә икенче группа инвалид. Шуңа да карамастан, сайлауларны бер дә калдырмыйбыз. Әлеге сәяси чарадан яхшылык кына өмет итәбез. Яшәү рәхәт булсын, дәүләт пенсионерларны ярдәменнән ташламасын. Ай саен пенсияләребезне биреп барсалар, безгә шул җитә. Иң мөһиме - сугышлар булмасын. Аллаһка шөкер, дөньялар матур, тыныч, бар нәрсә дә җитәрлек», — дигән Фәридә белән Хәкимҗан Гайнетдиновлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100