news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгар дәүләтендә Ислам кабул итү юбилеена Балтач районында 1100 агач утырталар

Бөрбаш авылы мәхәлләсендәге акциядә районның башка мәчетләре дә катнашачак.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Балтач мөхтәсибәтенең Бөрбаш авылы мәхәлләсе 1100 төп агач утыртачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, акциядә районның башка мәчетләре дә катнашачак. Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев республика мөхтәсибләренә бу акциягә мәктәп укучыларын җәлеп итәргә киңәш итте. 

Балтач районында агачларны якын араларда утырта башлыйлар һәм юбилей тантаналары башланганчы язга кадәр дәвам итәләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100