news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә шәһәрендә хастаханәдә дәваланучылар өчен вакытлы сайлау участогы эшли

Шәһәр хастаханәсендә тавыш бирү хокукына ия 200 кеше дәвалана.

Бөгелмә шәһәрендә хастаханәдә дәваланучылар өчен вакытлы сайлау участогы эшли
«Бөгелмә газетасы»

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Бөгелмә газетасы», Римма Баратова). Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Бөгелмә шәһәре хастаханәсендә дәваланучылар өчен вакытлы сайлау участогы эшли. Бу хакта шәһәр газетасы яза.

Гражданлык бурычын хастаханәдә дәваланучы шәһәр кешеләре дә үти ала. Бөгелмә шәһәрендә тавыш бирү өчен барлыгы 48 пункт эшли.

Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә исә вакытлы сайлау участогы оештырылган. Хастаханәдә булганда да халык тавыш бирә, чөнки моны үзенең мөһим бурычы дип саный.

Әгәр дәваланучы мөстәкыйль рәвештә вакытлы участокка кадәр барып җитә алмаса, палатага мөһерләнгән күчерелмә урна белән хезмәткәрләр үзләре килә. Тавыш бирү процедурасы шундый ук: паспортны тикшерү, сайлаучы турында мәгълүматларны чагыштыру, имза кую өчен бюллетеньнәр бирү.

Шәһәр хастаханәсендә тавыш бирү хокукына ия 200 кеше дәвалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100