Апас районыннан Рифат Сабирҗанов 46нчы тапкыр сайлауларда катнаша

17-19 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үтә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Апас-информ»). Апас районында яшәүче Рифат Сабирҗанов 46нчы тапкыр сайлауларда катнаша. Бу хакта район басмасы яза.

Районда сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар оешкан төстә үтә. Райондашларны сайлау участокларында җыр-моңнар, кайнар чәй һәм коймак белән каршы алалар. Сайлаучылар да бирегә сөенеп киләләр.

Апаста яшәүче Рифат абый Сабирҗанов өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Бүген ул гомер бәйрәмен каршылый һәм 46нчы тапкыр сайлауларда катнаша. «Дөньялар тыныч булсын. Яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Апасыбыз бик матурланды. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлылыклар артты», — диде ул.