Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда яшәүче күп балалы ана: Балаларымның киләчәге өчен тавыш бирәм
Гражданнарның күпчелеге сайлауларның өченче көнендә, сайлау участоклары ачылуга ук тавыш бирергә килгәннәр.
(Казан, 19 сетябрь, «Татар-информ», «Аксубай», Людмила Жаренова). Аксубайда сайлауга килгән күп балалы ана әйтүенчә балалар авылда яшәргә калсын өчен аларга эш урыннары кирәк. Ул балаларының киләчәге өчен тавыш бирергә килгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Гражданнарның күпчелеге сайлауларның өченче көнендә, сайлау участоклары ачылуга ук тавыш бирергә килделәр. Тавыш бирергә килүче пенсионерлар күпчелек очракта пенсияләрнең артуы өчен, пенсия алды яшендәге кешеләр лаеклы ялга чыгуның элеккеге яшен кире кайтаруларына өметләнүләре белән уртаклашалар.
«Күп балалы ана буларак, мин балаларымның киләчәге, лаеклы белем һәм лаеклы хезмәт хакы өчен тавыш бирәм. Бүген авылда тормыш алып бару өчен бөтен шартлар да бар. Яшьләр авылда яшәргә калсын өчен эш урыннары кирәк. Дәүләт Думасының яңа составы, беренче чиратта, авыл кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртырлар дип уйлыйм», — диде Иске Савруш авыл мәдәният йорты хезмәткәре Татьяна Алексеева.
Аксубай районы сайлаучылары Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрү көннәрендә активлык күрсәтәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз