news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара район судына рәсми рәвештә яңа рәис тәкъдим ителде

Элек ул Кукмара район суды судьясы вазифасын башкарган.

Кукмара район судына рәсми рәвештә яңа рәис тәкъдим ителде
Эльвира Мөбарәкшина

(Кукмара, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара район судына рәсми рәвештә Рәмис Мутиев яңа рәис итеп тәкъдим ителде. Элек ул Кукмара район суды судьясы вазифасын башкарган. Бу турыда район басмасы хзбәр итә.

Тантанада Татарстан Югары судының административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе Роман Гафаров, Татарстан Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башка чакырылган затлар катнашты.

«Рәмис Искәндәр улы суд системасы өчен яңа кеше түгел. Без аны барыбыз да бик яхшы беләбез. Кукмара район судында ул шактый яхшы эшләгән, әйбәт нәтиҗәләр һәм эшлеклелек, кешелеклелек, судьялык сыйфатларын күрсәткән. Яшь булуына карамастан, аның судьялык һөнәре белән бәйле шактый зур тормыш тәҗрибәсе бар. Татарстан Югары Суды һәм судьялар Советы исеменнән Рәмис Искәндәр улын һәм Кукмара район суды коллективын әлеге күркәм вакыйга белән котлыйм», — диде Роман Гафаров.

Рәмис Мутиев җавап сүзендә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм район суды эшен оештыру буенча үз алдына куелган барлык бурычларны тормышка ашыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәгенә ышандырды.

Мутиев Рәмис Искәндәр улы 1985 елда Татарстанның Түбән Кама районы Шереметьевка авылында туа. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Җиденче квалификация классы бар. Ул хезмәт эшчәнлеген 2005 елда башлый. Суд системасында — 2009 елдан бирле. 2017 елда — Кукмара район суды судьясы, быелның 14 сентябрендә Кукмара район суды рәисе итеп билгеләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100