news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының 90 еллык юбилеена әзерләнәләр

Бәйәрм Яшьләр мәйданчыгында ачык һавада узачак.

Чирмешән районының 90 еллык юбилеена әзерләнәләр
http://nashcheremshan.ru/

(Чирмешән, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районына 90 ел тулу уңаеннан киләсе атна шимбәсендә, 26 сентябрь көнне, район үзәгендә тантаналы чара оештырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Башта мәктәп ярминкәләрен карарга, балалар атракционнарында булырга, милли өйчекләр, тематик урамнар белән танышырга мөмкин.

Юбилейның рәсми ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Анда котлау сүзләре, кунаклар чыгышлары, бүләкләр тапшыру, концерт та булачак.

Көн дәвамында татар халкының милли ризыгы — бавырсак пешереләчәк, янә концерт тәкъдим ителәчәк. 16 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр уеннар, дискотека, күңел ачу, ә 20 сәгатькә бәйрәм салюты билгеләнгән.

Болар — бар да 26 сентябрь көнне Яшьләр мәйданчыгында үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100