news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Болгарда парктагы балалар мәйданчыгын җимерә башлаганнар

Якын араларда мәйданчыктагы элементларга махсус табличкалар беркетелеп, уен элементларының нинди шартларда кулланылырга тиешлеге турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.

(Спас, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш»). Болгар шәһәренең үзәк паркында әле күптән түгел генә Спас инвалидлар җәмгыятенең «Бөтен балаларның да уйнарга хокукы бар» проекты буенча төзелгән балалар уен мәйданчыгы ачылган иде. Шушы көннәрдә генә яңа балалар мәйданчыгын җимерә башлаулары турында борчылып хәбәр иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу мәйданчык мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төзелгән иде. Биредә спорт һәм уен комплекслары, таган һәм башка нәрсәләр куелган. Объектлар пандус һәм өстәмә тотынгычлар белән тәэмин ителгән. Гомумән, монда барысы да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар төрле уен элементларына бер кыенлыкларсыз килә алсын өчен махсус проектланган.

«Комплекска беренче көннәрдән үк балалар күп җыелды. Мәктәп укучылары төркемләп килә, туйганчы уйныйлар, ярышалар. Барлык спорт һәм уен элементлары билгеле бер яшьтәге һәм авырлыктагы балалар өчен ясалган. Монда бер яшьтән җиде, өчтән унике яшьтәгеләргә исәпләнгән снарядлар бар. Димәк, балалар уйнаганда монысын да исәпкә алырга кирәк, — ди районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Егорова.

Махсус таганда, мәсәлән, бары бер кешегә генә атынырга рөхсәт ителә. Ни кызганыч, кайбер уен элементларына җиде-сигезәр бала менеп утыра. Шул сәбәпле, инде кайберләре янтая да башлады. Мәйданчыкның беренче чиратта сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен ясалган булуын да истән чыгарырга ярамый. Күршедәге районнарда әлегә мондый уен мәйданчыгы юк. Димәк, бирегә урнаштырылган уен һәм спорт элементларын кадерләп саклау турында да ныклап кайгыртырга кирәк.

Якын араларда мәйданчыктагы элементларга махсус табличкалар беркетелеп, уен элементларының нинди шартларда кулланылырга тиешлеге турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100