Татарстанда милли-этно проектлар акселераторы оештырыла

Гаризалар октябрь башында кабул ителә башлаячак.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов Татарстанда милли-этно проектлар акселераторы оештырылуын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да үткән Vl Төрки яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Яңа проект - милли һәм заманча акселератор. Төп идеясе - милли-этно проектлар идеясе йөртә торган яшьләр өчен платформа булдыру. Декабрь башында сессиясе булачак. Тиздән гариза бирү кампаниясе башланачак. Кемнең шул юнәлештә идеясе, проекты бар, инкубатор-акселераторга килә ала”, - диде Тимур Сөләйманов.

Тимур Сөләйманов милли-этно проектлар акселераторының “Идель” яшьләр үзәге, Татарстан халыклары Ассамблеясы, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән бергә эшләнүен әйтте. Акселераторның сайты октябрь башында ачылачак.

“Акселераторның кульминацион ноктасы презентация көне булачак. Презентациягә без шундый проектлар белән кызыксынган кешеләрне чакырачакбыз. Акчалата премия һәм грантлар да каралган”, - диде Тимур Сөләйманов. Проектларны сайлап алучы экспертларның белем бирү, дизайн кебек төрле өлкәләрдән булуын да искәртте ул.

“Милли проектлар көчле булсын өчен, алар яшьләргә кирәкле һәм актуаль булырга тиеш. Милли һәм заманча, кызыклы проектларга яшьләр дә тартылачак”, - диде Тимур Сөләйманов. Акселераторда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша алачак.