Иртәгә Әлфия Авзаловага кабер ташы куялар

Яңа Татар зиратында искә алу чаралары иртәнге унда башлана.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә Яңа Татар зиратында танылган җырчы Әлфия Авзаловага кабер ташы куелачак. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.«Җырчының сыны һәм сәхнә рәвешендәге мемориаль композиция — халыкның аның истәлегенә хөрмәт белдерүе», — диде җырчының кызы Зөлфия Авзалова.Һәйкәлне сынчы Фәнил Вәлиуллин ясаган.«Җырчының иҗади юлы һәм тормышы — сәнгать өлкәсенә хезмәт куюы яшь буынга үрнәк булып тора. Ул җырлаган татар халык һәм дөнья халыкларының җырлары мәңгегә безнең йөрәктә калачак», - диде легендар җырчының кызы.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, киләчәктә Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль сәнгать үзәге барлыкка килергә мөмкин.