Татарстанның яшь педагоглары Алабугага җыела

Өченче республикакүләм спорт-иҗади фестиваль Алабуга дәүләт педагогика университетының 110 еллыгына багышлана
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 25-28 сентябрь көннәрендә Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт педагогика университеты һәм “ТР яшь педагоглар берләшмәсе” белән берлектә яшь педагоглар җыенын уздыра. Рәсми хәбәрләргә караганда, өченче республикакүләм спорт-иҗади фестиваль Алабуга дәүләт педагогика университетының 110 еллыгына багышлана. Анда яшь педагогларның муниципаль спорт-иҗади фестивальләре җиңүчеләре чакырыла.
Әлеге җыенның максаты – Татарстандагы яшь педагогларның иҗтимагый хәрәкәтен үстерү һәм укучыларга патриотик тәрбия бирүдә педагогларның активлыгын арттыру. Шулай ук яшь педагогларны инновацион технологияләргә өйрәтү, Алабуга шәһәренең экскурсияләргә кагылышлы потенциалын пропагандалау, туризмны популярлаштыру бурычлары куела.
Өч көнгә сузылган фестивальдә турист-скаут раллисы, остаз мәктәпләре, хәрби-спорт ярышлары, “ТР яшь педагоглары берләшмәсе” Советының чираттагы утырышы уза.