Республиканың 41 нче лицее Россия Кубогына лаек булды

Чемпионат чәчтарашлык сәнгате, нейл-дизайн һәм декоратив косметика буенча оештырылды
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Республиканың 41 нче һөнәри лицее Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Кубогына уздырылган чәчтарашлык сәнгате, нейл-дизайн һәм декоратив косметика буенча бишенче ачык чемпионатта җиңү яулады. Һәм Россия Кубогына лаек булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.