Фаразлар буенча, Татарстанда Интернет хезмәтеннән кулланган өчен тарифлар төшәчәк

Алга таба бу тармак базарын демонополизацияләү һәм яңа операторлар килү юлы белән генә моңа ирешү мөмкин булачак
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Татарстанда Интернет хезмәтләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрелде, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты. Министр Фәрит Фазылҗанов җитәкчелегендә барган сөйләшү барышында республикада Интернеттан куллану өчен гамәлдә булган тарифларның дәрәҗәсе каралган. Ф.Фазылҗанов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстандагы тарифлар Идел буе федераль округындагы башка төбәкләрдәге чамада, ләкин Мәскәү белән Санкт-Петербургтагы тарифлардан сизелерлек югары. 
  Шуны истә тотып, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республикада Интернет хезмәте тарифларына бәяне киметү юнәлешендә эш алып бара һәм аның тормышка ашачагын фаразлый, диелгән әлеге хәбәрдә. Мәсәлән, Татарстан провайдерларының берсе, чираттагы тапкыр, бәяләрен киметкән: компания яңа тариф планын гамәлгә кертү белән, белешмәләр бирү тизлеге арткан һәм тарифлар янә киметелгән. Республикага яңа Интернет-провайдерлар килү һәм көндәшлек мохите барлыкка килү нәтиҗәсендә, башка операторлар да шул үрнәккә кушылып, яңа тариф челтәрләрен гамәлгә кертергә этәргеч бирер иде. «Биредә шуны билгеләп үтү урынлы булыр: тарифларны киметү буенча башланган эшнең әлегә беренче этабы гына тәмамланды, алга таба бу тармак базарын демонополизацияләү һәм яңа операторлар килү юлы белән генә моңа ирешү мөмкин булачак. Киңәшмәдә шулай ук белешмәләр тапшыру тизлегенең иң киме 512 кб/с саналырга тиеш һәм бу фактны яңа тариф планнары, җиһазларга технологик таләпләр әзерләгәндә исәпкә алу зарур», - диелә ул хәбәрдә.