Җенси азгынлык гамәлләре кылган ханым суд хөкемен көтә

Лаеш районы прокуратурасы тәрбиягә алган балаларына карата бозыклык гамәлләре кылуда гаепләнүче ханымга карата җинаять эшен судка тапшырган
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Лаеш шәһәрендә яшәүче 52 яшьлек Әкълимә Т. 2002 нче елда балалар йортыннан ике кызны тәрбиягә ала. Шул ук елның октябрендә ул бер малай өстеннән опекунлыкны рәсмиләштерә.
Тикшерү фикеренчә, 2005 нче елдан башлап, 2006 нче елга кадәр Волгоградта, шулай ук 2007 нче елның сентябрь-ноябрь айларында Лаеш шәһәрендә вакытлыча беркайда да эшләмәүче ханым порнографик эчтәлекле фильмнарны кулланып, асрамага алган балалары белән лесбиянлык һәм сексуаль характердагы башка җенси бозгынлык гамәлләре кылган.
Үз гаебен хатын-кыз өлешчә таный, әмма булган вакыйгаларны хәтерләмәвен әйтә. Психиатрия экспертизасы үткәргәндә Т. күзенә күренү, тавыш ишетелү халәтен уйнарга тырышса да, экспертлар аның сәламәт булуын билгели.
10 һәм 7 яшьлек балалар булган вакыйгалар турында башка гаиләгә килеп эләккәч кенә сөйли.
Җинаять эше ТР Лаеш районы судына юлланган. Суд Т.ны гаепле дип тапкан очракта, ул 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы һәм РФ прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтләре.