Быел Татарстан хаҗиларын нинди яңалыклар көтә?

Бүген «Татар-информ» студиясендә узачак видеоконференциядә шул хакта сүз барачак
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). 2008 ел хаҗы декабрьнең беренче яртысына туры килә. Татарстан хаҗиларының беренче төркеме изге сәфәргә ноябрь урталарында ук китәчәк. Согуд Гарәбстаны быел Россиягә күпме квота биргән, Татарстанга күпме урын каралган? Изге урыннарга зыярәт кылу бу юлы Татарстан хаҗиларына күпмегә төшәчәк? Чит төбәкләрдән хаҗга Казан аша баручыларны вакытлыча тукталу урыны белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек хәл ителә?
2008 ел хаҗын оештыру үзенчәлекләренә кагылышлы шушы һәм башка сорауларга бүген «Татар-информ» студиясендә узачак видеоконференциядә җавап эзләнәчәк. Студия кунаклары – «Идел-Хаҗ» төбәкара хаҗилар үзәге генераль директоры Аяз Миңгалиев белән үзәкнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан Таһиров.