БМО Югары Комиссары Идарәсе Киевта түгәрәк өстәл утырышы үткәрде

Кырым татарлары проблемасы БМО структураларының күз уңаенда
(Симферополь, 19 сентябрь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Киевның «Экспресс» кунакханәсендә БМОның качаклар эшләре буенча Югары Комиссары Идарәсе вәкилләре, Милли Мәҗлес әгъзалары, Украинаның хөкүмәт структуралары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда кырым татарларының Кырымга кайтуы белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.
Аерым алганда, анда Үзбәкстаннан Кырымга әйләнеп кайткан татарларның соңгы вакытларда килеп туган проблемалары, 2005 елда Украина Югары Радасында каралган депортацияләнгәннәрнең хокукларын кайтару буенча кабул ителгән, әмма президент тарафыннан туктатылган закон проекты, шулай ук Кырымда этник нигездә килеп туган ксенофобик проблемалар турында сөйләшенде.
Милли Мәҗлес рәисе урынбасары, Кырым Югары Радасының депортацияләнгән гражданнар һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча комиссия рәисе Рәмзи Ильясов түгәрәк өстәл утырышында кайбер дәүләтләр, аерым алганда, Үзбәкстан тарафыннан 1992 елда депортацияләнгән гражданнарга һәм милли азчылыкларга ярдәм итү буенча кабул ителгән Бишкәк килешүен үтәмәүләре буенча доклад белән чыкты. Билгеле булганча, соңгы вакытларда кырым татарларына Үзбәкстаннан кайтып китү мәсьәләсе бик кыенлашты. Украина ягы соравы буенча Үзбәкстан паспорт хезмәтләре кырым татарларын Үзбәкстаннан чыгаруны тыйды һәм бу үз иленең һәм халыкара хокук нормаларын тупас бозу булып тора.
Чыгыш ясаган «Ярдәм» фонды президенты Эльвира Зәйтуллаева әлеге мәсьәлә буенча конкрет мисаллар һәм фактлар да китерде.
Түгәрәк өстәл утырышында ксенофобия фактларын кисәтү буенча Кырым мәгълүмат чараларын җыеп мониторинг үткәрү тәкъдим ителде.
Түгәрәк өстәл утырышы нәтиҗәләре буенча БМО Югары Комиссары Идарәсе үзенең тәкъдимнәрен Украинаның тиешле хөкүмәт органнарына җибәрәчәге һәм Кырымдагы вакыйгаларны күзәтеп баруны дәвам итәчәген белдерде.