news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ялтада “Уңыш бәйрәме” узачак

Ялтада “Уңыш бәйрәме” узачак

(Симферополь, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Иртәгә Ялтада шәһәрнең “Акчура” татар җәмгыяте тарафыннан “Уңыш бәйрәме” уздырыла. Кырымның татар диаспорасы вәкилләреннән тыш, анда Татарстаннан да кунаклар — бәйрәмне оештыручылар әйтүенчә, Татарстанның халык артиткасы Гөлзадә Сафиуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова, “Кара алтын” банкы идарәсе рәисе Ринат Абдуллин катнашачак.

Мәгълүм булганча, тәүге тапкыр “Уңыш бәйрәме” 1997 елда Марс Шәфыйков җитәкчелегендәге Алушта татар җәмгыяте тарафыннан Алушта җирелегендә уздырылган иде. Соңгы елларда исә ул Ялтада үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot