Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте каршында иҗтимагый совет эшләп килә

Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте каршында иҗтимагый совет эшләп килә

(Ульяновски, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте каршында менә бер елдан артык инде татар оешмалары җитәкчеләренең иҗтимагый советы эшләп килә. Анда «Туган тел», «Мәдәният», «Ак калфак» җәмгыятьләре, татар эшкуарларының «Сембер» клубы, татарча көрәш буенча төбәк федерациясе, өлкә мөселманнарының региональ һәм Үзәк дини идарәләре җитәкчеләре керә. Алар, киңәшле эш таркалмас, дигән гыйбарәдән чыгып эш итәләр, ягъни аена бер тапкыр очрашып дин вә канкардәшләребезне борчыган проблемалар хакында фикер алышалар, киләчәккә планнары белән уртаклашалар.

Иҗтимагый советның чираттагы утырышы өлкә татар мохтәрияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов җитәкчелегендә узды. Ул сөенечле хәбәр җиткерде - быел Яңа шәһәрдә татар этномәдәни компонентлы мәктәп эшли башлады, ә Димитровград шәһәренең татар мәктәбендә беренче кыңгырау инде өченче мәртәбә яңгырады.

Ә «Өмет» газетасының баш мөхәррире өлкәбездә нәшер ителүче бердәнбер милли басмабызны халык арасында мөмкин кадәр күбрәк таратуда совет әгъзаларыннан ярдәм сорады.

Татар эшкуарларының «Сембер» клубы президенты Фәрит Әюпов Ульяновски өлкәсенең Иҗтимагый палатасына сайлауларда катнашу мәсьәләсен күтәреп чыкты.

- Кызганычка каршы, өлкә татар мохтәрияте шушы дәрәҗәле органга үзенең вәкилен җибәрү мөмкинлегеннән файдалана алмады. Шунлыктан, хәзер анда татар милләтеннән булган бер генә кеше дә юк. Урынлы сорау туа: халкыбызны борчыган катлаулы проблемаларны хакимият каршында кабыргасы белән кем куяр? - дип белдерде «Сембер» клубы җитәкчесе.

Гөлсинә Герасимова Ульяновски Татар мәдәни үзәге коллективының көз айларына иҗат планнары белән таныштырып үтте. Бүген бөтен көчебез һәм тырышлыгыбызны Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивален уздыруга юнәлтергә тиешбез, диде Гөлсинә ханым. Әлеге чара 11 ноябрь көнне өлкә үзәгенең Профсоюзлар мәдәният сараенда үтәчәк.