Мәскәүдә тәүге мәртәбә Татарстанның туристлык брендын тәкъдим итәчәкләр

Мәскәүдә тәүге мәртәбә Татарстанның туристлык брендын тәкъдим итәчәкләр

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм туристлык индустриясе вәкилләре 19-22 сентябрьдә Мәскәүдә узачак турбизнес профессионаллары атнасында – “Отдых/Leisure - 2006” XII Халыкара туристлык күргәзмәсендә катнашачак.

Министрлык матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республиканың 42 квадрат метрлы стендында Татарстанның туристик потенциалы белән танышырга мөмкин. Бу күргәзмәдә катнашу соңгы вакыттагы иң эре күргәзмә проектларының берсе булачак. Биредә беренче тапкыр Татарстанның төрле туриндустрия вәкилләрен берләштергән туристик бренды киң даирәгә тәкъдим ителәчәк. Бренд график ясалган Сөембикә манарасы, борынгы һәм хәзерге каланың символик сурәте фонында стильләштерелгән ир белән хатын-кыз сыннарыннан гыйбарәт. Республиканың туристлык шигаре “Үзең өчен Татарстанны ач!” дип яңгырый.

“Отдых/Leisure - 2006” XII Халыкара туристлык күргәзмәсе кысаларында MICE “Mibex Russia” Халыкара туриндустрия күргәзмәсе һәм “Luxury Leisure” Халыкара эксклюзив туристлык күргәзмәсе эшләячәк. Аларга килүчеләр Татарстанның туристлык фирмалары эшчәнлеге, шулай ук республика шифаханәләре, тыюлыклары һәм кунакханәләре тәкъдимнәре белән таныша алачак.