Мәҗлес бинасына янә һөҗүм иттеләр

Мәҗлес бинасына янә һөҗүм иттеләр

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Узган ялда Симферопльдә билгесез кешеләр кырым татарларының Милли Мәҗлес бинасына һөҗүм иткәннәр. Алар тарафыннан бинаның фойесына “төтенләткеч шашка”га охшаш кулдан эшләнгән предмет ташланган. Бу вакытта офиста Мәҗлес рәисе, Украина халык депутаты Мостафа Җәмилев һәм аның урынбасары, Кырым Автономияле Республикасы Югары Радасы депутаты Ремзи Ильясов булганнар. Бинада кизү торучы яна башлаган әлеге төргәкне урамга чыгарып ташларга өлгергән. Гадәттән тыш хәл булган урынга Симферопольнең эчке эшләр органнары да тиз арада килеп җитә.

Мәҗлеснең видеокүзәткеченә теркәлгән кадрлардан күренгәнчә, бина артында ун кешедән торган төркем торган һәм шуларның башларына бөркәнгеч япкан икесе бина эченә кереп билгесез предметка ут төртеп, аны ташлап чыгып киткән.

Билгесез төргәкнең янган өлешен һәм күмерен тикшерү нәтиҗәсендә, аның селитра нигезендә эшләнгән ясалма шартлаткыч икәнлеге мәгълүм булды. Хәзерге вакытта әлеге җинаять эше буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Мәҗлес әгъзалары әйтүенчә, әлеге һөҗүм кырым татарларына каршы алдан уйланылган эш булырга охшый.

Билгеле булганча, Мәҗлес бинасына шактый вакыттан бирле һөҗүмнәр булып тора. Мәсәлән, 1993 елның декабрь аенда эшләнгән шундый эшләрнең берсендә янгын чыгып, бина ишек алдында торган “Мерседес” машинасы янып бетә; 1999 елның гыйнварында Мәҗлес рәисе бинасына өч ясалма шартлаткыч ташлыйлар. Шуларның икесе шартлый. 2004 елның май аенда тиз янып китүчән сыекча тутырылган шешәләр ташлап китү очрагы теркәлгән булса, 2005 елның февраль аенда Мәҗлеснең үзәк офисының биш тәрәзәсен ватып киттеләр. Ләкин бер генә очракның да, гәрчә тикшерү эшләре алып барылса да, кем тарафыннан эшләнгәнлеген белүче юк.