Камил Зыятдинов: “Ташламалы дарулардан баш тартуны аңлап булмый”

Камил Зыятдинов: “Ташламалы дарулардан баш тартуны аңлап булмый”

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә багышланган брифинг узды.

Татарстанда социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукы булган гражданнар 186,3 мең кеше тәшкил итә. 2005 елда республика бюджетыннан гражданнарның ташламалардан файдаланучы категорияләрен дарулар белән бушлай тәэмин итүгә 314 миллион сум бүлеп бирелгән. 2006 елга да шундый ук сумма каралган.

2006 елның 1 октябренә кадәр Татарстанның социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган һәр кешесе икенең берсен сайлап алырга тиеш: өстәмә медицина ярдәме, табиб рецепты буенча дарулар, шифаханә-курорт дәвалануына юллама, тимер юл транспортында йөрү кергән социаль хезмәтләр җыелмасын яки аннан баш тартырга. Баш тарту турындагы гаризаны яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә тапшырырга кирәк. Шуннан соң бушлай хезмәтләр пакеты урынына ташламалардан файдаланучы федераль бюджеттан айлык түләүләргә өстәп 477 сум күләмендә акча компенсациясе ала. 1 октябрьдән соң киләсе ел дәвамында социаль хезмәтләрдән баш тарту турындагы гаризаны кире алып булмаячак.

ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге мәгълүматларына караганда, 2006 елның 8 аенда республиканың социаль хезмәтләрнең ташламалы җыелмасына хокукы булган кешеләренең 44,5 проценты аннан баш тарту турында гариза биргән. Баш тартучылар аеруча Әтнә (68,3 процент), Кукмара (66,8) һәм Балык Бистәсе районнарында (62,2) күп. Казанда бу күрсәткеч 22 процент тәшкил итә.

ТР сәламәтлек саклау министры мисал сыйфатында Әлмәт шәһәрен китерде. Анда 130 шикәр авыруы белән җәфа чигүче социаль пакеттан баш тарткан һәм аена өстәмә 477 сум алуны кулай күргән. Ә андый авыруларга аена кирәкле дарулар бәясе, үзебездә яки чит илдә җитештерелгән инсулинга карап, 1500-2000 сум тәшкил итә.

“Аеруча инвалидлар, диабет, туберкулез белән авыручыларның ташламалы дарулардан баш тарту аңлашылмый, - диде Камил Зыятдинов. –Бәлки бездә менталитет шундыйдыр: кешеләр Татарстан - бай төбәк, быел кышын инсулинга бәйле хәл кебек үк, Президент авыр хәлләрдә һәрчак кешеләргә ярдәм итәр, дип уйлыйлар. Әмма закон нигезендә 2007 елның 1 гыйнварыннан ТР Хөкүмәте моны эшли алмаячак”.

Социаль хезмәтләрдән баш тартуның бер сәбәбе (аеруча авыл җирлегендә) – халыкта ташламалы даруларга рецепт алуы кыен дигән стереотипның урнашуы. Хәзер авылдагы фельдшерның андый рецепт язып бирү хокукы бар, димәк авыруга рецепт өчен поликлиникага бару мәҗбүри түгел. Моннан тыш, түшәктәге авыру үтенече белән фельдшер аның өчен даруханәдә дару алырга һәм аларны бушлай китерергә хаклы. Фельдшер моның өчен “Таттехмедфарм” ДУПнән компенсация ала. Әлеге предприятие ТР буенча 191 махсус даруханәдә ташламалы дарулар бирә.