Иртәгә Татарстанда республикада даими радио тапшырулары башлануга 65 ел тулуны билгеләп үтәләр

Иртәгә Татарстанда республикада даими радио тапшырулары башлануга 65 ел тулуны билгеләп үтәләр

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 20-21 сентябрьдә Татарстанда Россиядә даими телевидение тапшырулары башлануга 75 ел һәм безнең республикада даими радио тапшырулары башлануга 65 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узачак.

20 сентябрь көнне “Шаляпин” кунакханәсендә Идел буе федераль округының радио телевидение тапшыру үзәкләре җитәкчеләре катнашында Россия теле-радио тапшырулары үсеше һәм проблемалары, дәүләт органнары белән хезмәттәшлек, тәҗрибә уртаклашу буенча семинар-киңәшмә узачак.

21 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм «РТРС» ФДУП генераль директоры Геннадий Скляр арасында килешүгә кул кую ниятләнә. Шул ук көнне Казанда радио-телевидение тапшырулар үзәге базасында ТРда теле-радио тапшырулар тарихы музее ачылачак.

Белешмә өчен: 1941 елда 150 кВт куәтле РВ-84 радио тапшырулары станциясе Ногинскидан Казанга күчерелә, 1941 сентябреннән радио тапшырулары республиканың бөтен территориясенә һәм күрше өлкәләргә тәүлек буе бирелә башлый. Әлеге станция шулай ук билгеле график буенча озын һәм кыска дулкыннарда Киров һәм Ульяновски шәһәрләре тапшыруларын, газеталар өчен ТАСС хәбәрләрен, һавада хәрәкәт радионавигациясе максатларында “Чайка” программасын трансляцияләгән. 1959 елда Казанда телевидение программаларын даими трансляцияләү башланган.