Ел саен 80 мең татарстанлы табибларга йод кытлыгына бәйле авырулар белән мөрәҗәгать итә

Ел саен 80 мең татарстанлы табибларга йод кытлыгына бәйле авырулар белән мөрәҗәгать итә

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Габдуллина). Татарстан эндокринологлары Фәнни эндокринология үзәге (Мәскәү) белгечләре белән берлектә төбәктә йод кытлыгын ачыклау буенча кайбер тикшеренүләр уздырган. Бүген бу турыда “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР баш балалар эндокринологы Людмила Солтанова хәбәр итте.

Медицина тестлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Татарстанның 12 районында уздырылган. Тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда уртача тәүлеклек йодурия күрсәткече (кеше организмда йод күләме күрсәткече) 75-80 мкг/л тигез, бу йодның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күрсәтә. “Бу инде борчылыр өчен сәбәп, чөнки IQ интеллекты коэффициенты дәрәҗәсе, гомум эшкә сәләтлелек, организмның инфекцияле һәм хроник авыруларга каршы торучанлыгы түбәнәя”, - дип билгеләп узды Людмила Солтанова.

Тикшеренүләрнең киләсе адымы «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ җитештергән “Микройодид” дару препаратын апробацияләү торган. Аны 5 ай дәвамында профилактик һәм терапевтик максатларда 50 бала кабул иткән. Баш эндокринолог сүзләренчә, нәтиҗәләр аларны гаҗәпләндергән. 1 дәрәҗә калкансыман бизләре артудан зыян күрүче балаларда дәвалау азагында уңай үзгәрешләр күзәтелгән.

Препаратны эшләүчеләрнең берсе Татьяна Галиуллина сүзләренчә, «Микройодид» актив матдәләр буенча чит ил йодлы препаратларның аналогы булып тора. Ул фармакологик тикшеренүләр узган һәм РФдә патент узган. “Хәзерге вакытта аны инде Татарстан мәктәпләрендә актив кабул итәләр, киләчәктә без аның белән барлык республика балаларлар «Татхимфармпрепаратлар» ААҖ генераль директоры Азат Хамаев.