Бөтендөнья Банкы белгечләренең авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча хезмәттәшлек максатыннан Татарстанга визиты дәвам итә

Бөтендөнья Банкы белгечләренең авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча хезмәттәшлек максатыннан Татарстанга визиты дәвам итә

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бөтендөнья Банкы белгечләренең АПК һәм авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Хөкүмәте белән хезмәттәшлек итү максатыннан, республиканың шушы тармак җитәкчеләре белән очрашулары бара. Бүген делегация вәкилләре – Бөтендөнья Банкының бүлек башлыгы Марджори-Энн Бромхед (Вашингтон шәһәре, АКШ), Россия буенча программа җитәкчесе Самир Сөләйманов (ББ ның Россиядәге Мәскәү вәкиллеге), шул ук вәкиллектән АПК өлкәсендәге эшләрнең координаторы Вера Матусевичны һәм банкның башка әйдәп баручы белгечләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кабул итте.

Бөтендөнья Банкы вәкилләре кичә Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында булган “түгәрәк өстәл” дәге фикер алышулардан һәм республика ягыннан шундый кабул итүләрдән канәгать калуларын белдерәләр. АПК өлкәсендәге эшләрнең координаторы, профессор Вера Матусевич, башка төбәкләр белән бу юнәлештәге тыгыз хезмәттәшлеккә Белград өлкәсен мисалга китерде. Анда уртак проектлар инде гамәлгә кергән һәм нәтиҗәле эшли башлаган. Банк белгечләре фикеренчә, Татарстан икътисады үсеш ала һәм төбәктә социаль яшәеш, сәясәтнең тотрыклы булуы күп өлкәдә файдалы хезмәттәшлеккә ышаныч тудыра.

Вице-премьер, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, Бөтендөнья Банкы белгечләре тәкъдим иткән аналитик юнәлештәге проектлар шактый кызыклы һәм безнең белгечләр аларны ныклап өйрәнәчәк. Моның өчен алга таба эш төркеме төзелә. Уртак программа ике якны да канәгатьләнлергән очракта АПКын үстерү өлкәсендә Татарстан Хөкүмәте белән Бөтендөнья Банкы арасында килешүгә кул куелырга мөмкин.