Алексеевскийда “Башлангыч белем бирү ресурс үзәге эшчәнлеген оештыру” семинары бара

Алексеевскийда “Башлангыч белем бирү ресурс үзәге эшчәнлеген оештыру” семинары бара

(Алексеевский, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Алексеевский муниципаль районының 97 нче һөнәри лицей базасында, кадрлар әзерлеге милли фонды грантын тормышка ашыру кысаларында, башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең “Башлангыч белем бирү ресурс үзәге эшчәнлеген оештыру” семинары ачылды. Районның мәдәният йортында оештырылучы әлеге семинарда катнашу өчен бөтен республика буенча 100 дән артык башлангыч һөнәри һәм урта махсус белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм Чабаксар белән Самарадан да вәкилләр җыелган.

Семинарның пленар утырышын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин ачып җибәрде. “Бу семинар кадрлар әзерлеге милли фонды грантын тормышка ашыру кысаларында оештырыла”, - диде ул үзенең чыгышында.

Семинарның максаты – белем бирү учреждениләре җитәкчеләрен ресурс үзәкләре әһәмиятенең асылына төшендерү, шулай ук бу юнәлештә Чуашстан Республикасы һәм Самара өлкәсенең тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Ресурс үзәкләре “Мәгариф системасы реформалары” проекты һәм 2006 елда старт алган “Һөнәри белем һәм ориентлаштыру” республика программасын гамәлгә ашыру кысалаларында булдырыла.

Ресурс үзәге – җиһазланыш, программа-аппарат чаралары һәм мәгариф өлкәсен мәгълүмати-технологик яктан тәэмин итү максатын күздә тоткан мәгариф ресурсларыннан гыйбарәт. Алар икътисадның коммерцияләнмәгән секторында формалашачак, нәтиҗәдә, традицион китапханәләр үзләренең дәрәҗәсен үзгәртеп, интеллектуаль мәгълүмат үзәгенә әверелергә тиеш.

Семинарда катнашучылар әйтүенчә, кадрлар әзерлеге милли фонды грантын алган Татарстан Респуликасы Россия Федерациясе төбәкләренең сигез җиңүчесе составына кергән.

Бүгенге көндә республика буенча 5 һөнәри белем бирү ресурс үзәге гамәлдә тора. Аларның икесе – Түбән Камада, калган өчесе Казанда, Алекссевский һәм Питрәч районнарында.

Киләчәктә республикада 20-25 ресурс үзәге булдыру – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының алда торган бурычларыннан берсе.