8 ай эчендә Татарстанга 1,47 миллиард сумлык ташламалы дару килгән

8 ай эчендә Татарстанга 1,47 миллиард сумлык ташламалы дару килгән

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 8 ай эчендә Татарстанга 1,47 миллиард сумлык ташламалы дару килгән, бу 2005 елның әлеге белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артыграк. Әлеге саннар бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика халкын ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итүгә багышланган брифингта яңгырады.

Агымдагы елның 8 ае эчендә социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы татарстанлыларга табибларның 1,36 миллион рецепты буенча гомум күләме 1,04 миллиард сумлык медикаментлар җибәрелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,2 тапкыр артыграк. Дару чаралары белән түләүсез тәэмин ителү хокукы булган республика кешеләренә 270 мең рецепт буенча 163 миллион сумлык медикамент бирелгән, бу 2005 елгы күрсәткечтән 1,1 тапкыр күбрәк. Социаль хезмәтләр җыелмасы алырга хокуклы гражданнарга язылган ташламалы бер рецептның уртача бәясе август аенда 845 сум тәшкил иткән, бу узган елның августы белән чагыштырганда 2 тапкыр артыграк.