Яшел Үзәндә техникум һәм лицейны судно төзелеше көллиятенә берләштерү ниятләнә

Яшел Үзәндә техникум һәм лицейны судно төзелеше көллиятенә берләштерү ниятләнә

(Яшел Үзән, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Екатерина Аверьянова, Дмитрий Катаргин). Киләсе уку елына Яшел Үзәннең 25нче номерлы һөнәр лицее һәм судно төзелеш техникумы бер уку йортына берләштереләчәк. Алар икесе дә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында һәм охшаш профиль – судно төзелеше белгечләре әзерли. Соңгы елларда урта махсус уку йортларында белем алырга теләүчеләр саны сизелерлек кимегән һәм төркемнәр саны кыскарган.

Шәһәр мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Тутаева сүзләренчә, ике дәрәҗәдәге белем – башлангыч һәм урта һөнәри – бирә торган көллият төзү планлаштырыла. Укыту системасы үзгәрүчән булачак: әгәр яшүсмер урта һөнәри дәрәҗәне үзләштерә алмый икән, ул башлангычка күчә ала һәм киресенчә.

Хәзерге вакытта лицейда 530 студент укый, ә техникумда – 789.