Яшел Үзәндә депутатлыкка 98 кандидат теркәлгән

Яшел Үзәндә депутатлыкка 98 кандидат теркәлгән

(Яшел Үзән, 19 сентябрь, "Татар-информ", Дмитрий Катаргин). Сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Яшел Үзәндә сайлауларда катнашырга документларын биргән 103 кеше арасыннан "Яшел Үзән шәһәре" муниципаль берләшмәсенә депутатлыкка 98 кандидат теркәлгән.

Үзләрен тәкъдим итүче дүрт кешене теркәүдән баш тартканнар, берсе үзе кире уйлаган. Кандидатларның күбесе 5нче участокта теркәлгән - 7 кеше. Бер айдан тавыш бирергә хокукы булган 76 мең Яшел үзәнләргә 25 депутатны яклап тавыш бирәсе булачак.