^"Татар-информ" "көн кадагында" матбугат конференцияләре сериясен башлый

^"Татар-информ" "көн кадагында" матбугат конференцияләре сериясен башлый

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Рифкать Тригулов). Бүген "Татар-информ" агентлыгында "көн кадагында" дигән шартлы исем астында беренче матбугат конференциясе үтте. Агентлык атна саен оператив рәвештә төп вакыйгаларны күзәтеп барачак. Бүген муниципаль хакимиятнең вәкиллек органнарына депутатлар сайлау кампаниясе темасы буенча фикер алышынды. Журналистларның сорауларына ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин җавап бирде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы республикада 2005 елның 28 июлендә башланган сайлау кампаниясе барышы турында хәбәр итте. Сайлаулар 999 муниципаль берләшмәдә үтәчәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе законы һәм календарь планы буенча билгеләнгән кампания этаплары үтәлә. Кандидатларны тәкъдим итү һәм депутатлыкка теркәү үтте (8060 урынга 10 меңгә якын кандидат дәгъва белдерә). Республика шәһәрләрендә кискен конкуренция - бер мандат депутатлыкка уртача 4 кеше дәгъва белдерә. Барлык дәрәҗәдәге комиссияләр формалаштыру тәмамланган. 15 сентябрьдә барлык участок комиссияләре формалашып беткән. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, нәкъ алар бюллетеньнәр әзерли, аларга сайлаучыларның каршыларга туры киләчәк, алар тавыш бирү процессын тәэмин итәчәк һәм йомгак ясаячак, шулай ук кайсы кандидат сайлануын билгеләячәк. "Тавыш бирү көненә яки 16 октябрьгә әзерләнеп бетәчәгебезгә шикләнмибез," - дип ассызыклады Анатолий Фомин.

Анатолий Фомин бәяләвенчә, сәяси партияләр муниципаль сайлауларга җитди карый. "Бу алар өчен 2007 елда РФ Дәүләт Думасына парламент сайлауларында үз мөмкинлекләрен тикшерү булып тора," - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясенең башлыгы. Партияләр шулай ук хәзерге хакимият башлыкларын да тәкъдим иткән. "Бердәм Россия"дән сайлауларга 17 җитәкче, "Татарстан -Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтеннән өч кеше һәм 25 хакимият башлыгы җирле үзидарә идарә органнарына сайлауларда үз-үзләрен тәкъдим итүче буларак катнашачак.