Төркиянең Лапсеки шәһәрендә 2500 еллык ләхет табылды

Төркиянең Лапсеки шәһәрендә 2500 еллык ләхет табылды

(Төркия, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Зарипова-Четин). Төрекләр яшәгән Кече Азия, Урта һәм Эгей диңгезе буйларының дөньядагы иң иске мәдәниятләр бишеге булуы барыбызга да мәгълүм. Без тарих китапларыннан укып белгән антик амфитеатрлар, ихрамнар, Борынгы Рим китапханәләре һәм мунчалары калдыклары, суүткәргечләр Төркиядә бүгенге көнгә кадәр сакланып килгәннәр һәм алар чит илләрдән килгән туристларның кызыксыну үзәге дип әйтә алабыз. Гомер үзенең “Одиссея” һәм “Илиада” исемле мәшһүр әсәрләрен, Сократ исә фәлсәфи трактатларын да биредә, бу туфракларда язганнар. Антоний да мәшһүр Клеопатрага туй бүләге булырга лаек дип нәкъ менә биредәге диңгез буе пляжларын лаек күргән.

Төрекләр яшәгән авылларның күбесендә әле дә бүгенге көн үткәннәргә үрелеп яшәвен дәвам итә: бодай игелгән басуның уртасында борынгы римлыларның Мәҗлес бинасына кереш капкасы басып торуын, арыслан башлары чокылып ясалган һәм заманында бәлки иң затлы биналары бизәп торган мәрмәр вазалардан бүген сарыкларның су эчүен күреп гаҗәпкә каласың. Җир эшкәртеп яшәгән гади авыл халкының туфрак астыннан мең еллык тарихи әйберләр табулары турында да еш ишетергә мөмкин. Менә бу көннәрдә дә Мәрмәр диңгезе буенда урнашкан Чанаккала исемле порттан 40 чакрым ераклыкта урнашкан Лапсеки шәһәрендә бер авыл кешесе кырда трактор белән җир сөргәндә, тракторның сабаны 2 мең 500 еллык тарихы булган ләхетләргә төртелгән.

Чанаккала Музей мөдирлегендә эшләүчеләр табылган ләхетләрнең тирәсендә тарихи әсәрләрне коткару эшләре башлатып җибәрүләре һәм иң беренче табылган ләхетнең чатлаган капкачын ачулары турында сөйләделәр. Күрер-күрмәс 700 еллык дип билгеләнгән ләхетнең чынлыкта исә элленистик дәвергә каравы һәм 2500 еллык тарихка ия булуы ачыкланды. Туфрак белән өретелгән ләхетнең өске өлешеннән кеше сөякләре дә чыккан. Бу ләхет тирәсендә тагын ике кечерәк ләхет булуы белдерелде. Аеруча, безнең эрага кадәр икенче йөз елга караган кирпечтән үрелгән каберләр дә табылган.

Археологик казулар дәвам итә.