Түбән Камада җылыту сезоны башлана

Түбән Камада җылыту сезоны башлана

(Түбән Кама, 19 сентябрь, "Татар-информ", Николай Фомин). Бүген Түбән Камада җылыту сезоны башлану турында карарга кул куелды. Бу атнада шәһәрнең балалар бакчалары, хастаханә һәм мәктәпләргә җылылык биреләчәк. Шәһәрлеләр фатирында җылылык системасы киләсе атнада эшли башлаячак.

Түбән Кама Татарстанда үзәк җылылыкны сентябрьдә җибәргән беренче шәһәрләрнең берсе.