Казанның телефон челтәре 7 урынлы саннарга күчү 2 миллион абонентның ихтыяҗын канәгатьләндерә

Казанның телефон челтәре 7 урынлы саннарга күчү 2 миллион абонентның ихтыяҗын канәгатьләндерә

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). "Татарстанда элемтә инфраструктурасы үсеше өчен зур өлеш кертелә," - шулай дип шәрехләде бүген Казанның телефон челтәрен 7 урынлы саннарга күчерү чаралары йомгагын ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов.

16нчы сентябрьдән 17нче каршы төнгә гамәлгә куелган бу технологик операция телефон челтәренең номер сыйдырышлыгын киңәйтү һәм абонентларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшләнелүен, искә төшерде министр. Якын арада 2 миллионга якын абонентның ихтыяҗы канәгатьләндерелергә мөмкин, дип хәбәр итте ул.

Фәрит Фазылҗанов элемтә операторларның зур, оператив һәм сыйфатлы эшләрен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, яңа номерларга уңышлы күчүдә бу операциянең тулысынча цифрлаштырылган җиһазларда үткәрелүе зур роль уйнаган, шуңа күрә, кыенлыклар тумаган диярлек.