Казанның меңъеллыгына багышланган бәйрәмнән кайткач

Казанның меңъеллыгына багышланган бәйрәмнән кайткач

(Төмән, 19 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Казан шәһәренең 1000 еллык бәйрәмендә катнашып кайткан төмәнлеләр якташларыбызга бу олы бәйрәмнән алган тирән якты тәэсирләрен җиткерде. «Очрашулар» телетапшыруларын алып баручы Гөлсинә Ниязова туры эфирда бәйрәмгә барган төркемнең җитәкчесе, өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин һәм тагын бәйрәмдә катнашкан берничә кеше белән әңгәмә үткәрде.

Өлкә фәнни китапханәнең милли китаплар бүлегендә Казан бүләкләренең (китаплар, журналлар, сувенирлар) һәм бәйрәмдә төшкән фоторәсемнәрне файдаланып, «Казанга – 1000 ел» дип аталган күргәзмә оештырды.

Мохтәриятнең Шура утырышында да бәйрәм турында күңелле сөйләшү булды. Казанның 1000 еллыгына багышланган бәйрәмдә катнашу Төмән милли үсеш хәрәкәтенә яңа идеяләр, дәрт һәм көчле омтылыш өстәде. Шура утырышында әлегә кадәр мохтәрият игътибарыннан төшеп торган милли мәгариф, туган телне саклау проблемалары каралды.