Казан һәм Чаллы ММЧ вәкилләре Тольяттида ачыласы “Журналистика һәм Идел буе медиа-базары” конференциясендә катнашачак

Казан һәм Чаллы ММЧ вәкилләре Тольяттида ачыласы “Журналистика һәм Идел буе медиа-базары” конференциясендә катнашачак

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). 3-4 октябрьдә Тольяттида Россия Журналистлар берлеге һәм МДУ журналистика факультеты теләктәшлегендә “Журналистика һәм Идел буе медиа-базары” фәнни-гамәли конференциясе узачак. Федераль округны Самара, Тольятти, Пенза, Сарытау, Ульян, Волгоград, Түбән Новгород, Казан, Чаллы һәм Чабаксар ММЧ тәкъдим итәчәк.

Программа нигезендә, катнашучылар дүрт пленар утырыш үткәрәчәк. Алар зур төбәк кысаларында бердәм мәгълүмат киңлеге төзү, журналистиканың икътисади һәм законлы нигезләре, һөнәри белем перспективалары кебек темалар турында фикер алышачак. Моннан тыш, Идел буе реклама базары үсеше, ММЧның хакимият һәм бизнес белән багланышлары, төбәк радиотапшырулары, виртуаль ММЧын киңәйтү проблемалары каралачак. Сүз шулай ук корпоратив яклау һәм ярдәм чарасы буларак журналистлар ассоциацияләрен төзү хакында барачак.

Конференциядә МДУ журналистика факультеты деканы Ясен Засурский, Россия Журналистлар берлеге рәисе Всеволод Богданов, Бөитендөнья газета ассоциациясе вице-президенты Евгений Абов мәртәбәле кунаклар булачак. “Интерньюс” автоном коммерциясез оешма белгечләре, Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре дә очрашуда катнашачак.