Калугада яңа автономия оешу уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессындагы очрашу

Калугада яңа автономия оешу уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессындагы очрашу

(Казан, 19 сентябрь,«Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Үткән шимбәдә Бөтендөнья татар конгрессында шактый мөһим очрашу булып узды. Анда Калуга шәһәренең җирле татар-милли автономиясе рәисе Равил Яхъяев, аның ярдәмчесе Рәшит Янбулатов катнашты. Әлеге автономия яңа гына оешу сәбәпле, бу очрашу яңа рәис белән танышу максатыннан да үткәрелде.

Кунаклар исә, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ренат Закировны һәм аның беренче урынбасары Ренат Вәлиуллинны Казанның меңьеллык юбилее белән тәбрикләде. Сөйләшү барышында үзара бәйләнешләр, Калугадагы татар җәмәгатьчелегенең торышы, ниләр белән шөгыльләнүе турында мәсьәләләр хәл ителде. Автономиянең киләчәккә максатлары, планнарына карата конгресс тарафдарларыннан киңәш-тәкъдимнәр әйтелде. Калуга вәкилләре белән алга таба да очрашулар, һичшиксез, булып торыр. Чыннан да, төрле төбәкләрдәге татарларның үзара җылы мөгамәләдә торырга тырышуы, тыгыз мөнәсәбәтләр сакларга омтылуы — сөенечле хәл.