Быелгы Завойский исемендәге бүләк Америкага китә

Быелгы Завойский исемендәге бүләк Америкага китә

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 26-28 сентябрь көннәрендә Казанда Е.Завойский исемендәге халыкара премия тапшыруга багышланган фәнни-гамәли конференция була. Әлеге конференция кысаларында «Современное развите магнитного резнанса» дип исемләнгән Халыкара симпозиум да уздырыла. Әлеге чарага АКШтан, Польшадан һәм Россяинең төрле төбәкләреннән галимнәр киләчәк.

Евгений Константинович Завойский – Казанда магнитлы радиоспектория мәктәбен нигезләүчеләрнең берсе. 1944 елда ул электрон парамагнит резонансы (ЭПР) буенча ачыш ясый. Әлеге ачыш физикага магнит радиоспекториясе дигән бүлек буларак өстәлә. 1991 елда Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең физика-техник институты, Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Казан дәүләт университеты тарафыннан Е.Завойский исемендәге Халыкара бүләк булдырыла һәм шул дәвердән бирле ул физика өлкәсендәге ачышлары һәм аны үстерүгә керткән өлешләре өчен физика өлкәсендә эшләүче галимнәргә бирелеп килә.

Быел премия тапшыру тантанасына исемнәре дөньякүләм танылган сигез галим киләчәк. Бүләк иясенең исеме дә билгеле. Ул – америкалы Харальд Шварц. Галим биологик объективлар һәм клиник медицинада куллану өчен ЭПР методларын үстерә.